«Туган ягым – зур Ватанның бер кисәге»: мәгълүмат сәгате (12+)

29 апрель көнне 13 нче санлы китапханә яшьләр өчен «Туган ягым – зур Ватанның бер кисәге» дигән мәгълүмат сәгате уздырды. Катнашучылар Татарстан тарихы битләре буйлап кечкенә генә сәяхәт кылды. Төбәгебездә урнашкан авыл һәм калалар, аның җирлегендә күпме халык яшәве турында белде, данлы Республикабызның дәүләт символикасын искә төшерде.
Китапханәче «Мин яшәгән төбәк» дигән видео-экскурсия уздырды, истәлекле урыннарны һәм һәйкәлләрне күрсәтте, төбәкнең горурлыгы һәм даны булган шәхесләр турында сөйләде. Россиянең башка почмакларындагы кебек үк, Татарстанда да һәркем горурланырлык кешеләр бар: академик Б.А. Арбузов, очучы, СССР Герое М. Сыртланова һ.б.
Чара Татарстан Республикасы гимнын тыңлау белән тәмамланды. 

Поделиться: